Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән яшьләре паспорт алды

14 яше тулган тагын 45 егет һәм 27 кыз үзләренең шәхесен раслаучы төп документлы - паспортлы булды. Россия документын тантаналы шартларда район башлыгы Наил Зарипов үзе тапшырды. -Миңа 14 яшь 5 мартта тулган иде, бу көнне дулкынланып көттем,-ди Утыз Имәннән Рәмис Төхфәтуллин. -Хәзер, паспорт алгач, үземдә зур җаваплылык тоям. Чарада...

14 яше тулган тагын 45 егет һәм 27 кыз үзләренең шәхесен раслаучы төп документлы - паспортлы булды. Россия документын тантаналы шартларда район башлыгы Наил Зарипов үзе тапшырды.

-Миңа 14 яшь 5 мартта тулган иде, бу көнне дулкынланып көттем,-ди Утыз Имәннән Рәмис Төхфәтуллин. -Хәзер, паспорт алгач, үземдә зур җаваплылык тоям.
Чарада барлык авыллардан да диярлек килгән укучыларның әти-әниләре дә катнашты. Биредә, яшүсмерләргә караганда, өлкәннәр күбрәк тә дулкынланды кебек.
-Кызыбызның паспорт алуы безнең өчен дә зур куаныч,-ди Чирмешәннән Әлфирә Кәлимуллина. - Бу аның беренче документы дисәк тә ярый, киләчәктә дә сау-сәламәт булып, шундый шатлыкларны тагын кичерергә язсын.
2013 елда районда 237 яшь кеше тәүге тапкыр Россия паспорты алган.
14 яшь тулу белән яшь кеше Россия миграция хезмәтенең райондагы территориаль пунктына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Биредә документ әзерләп, аларны ияләренә тантаналы шартларда тапшыралар. 2014 елда мондый чара әле беренче тапкыр гына үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан