Суган яки азык чөгендере орлыгы кирәксә, аларны район үзәгендә үткәрелүче ярминкәдә табып була.
Бу юлы орлык суганына, килограммына 150 сум сорадылар, ә бер стакан чөгендер орлыгы 50 сумга бәяләнде.
Чирмешәндәге ярминкәдә Самара теплицаларында үстереп өлгертелгән кыярның килограммы 120 сумга бәяләнде, ә помидорны 150 сумнан саттылар.
Центнерын 800 һәм 660 сумга...

Центнерын 800 һәм 660 сумга арпа да алучылар булды. Бодай юк иде, аны орлыкка тоталар. Килограммын 130га - щука һәм сазан балыклары да бар иде. Җимешләр, кондитер ризыклары, бал, тавыклар, бозаулар, сарыклар, кием-салым, он, зур малга, кош-кортка витаминнар да тәкъдим ителде.
Чаллыда яшәүче берәүләр чуар әтәчләр сата. Бер-берсе 500 сумлык. Теләсә кайсы тавык "көтүенә" хуҗа, баш- "вожак" булырлык әтәчләрне өй шартларында чыгарып үстергәннәр.
Нет комментариев