Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманчылары эшенә министр бәя бирде

Безнең район урманнарга бик бай, Чирмешән урманчылыгы карамагында барысы 36 мең гектардан күбрәк урманнар бар.

2019 елда урманчылык территориясендә 42 гектарда урман торгызу, 250 гектарда урман культураларын агротехник тәрбияләү, 208, 05 гектарда аларны өстәмә утырту, 377 гектарда санитар-савыктыру чаралары башкарылган.

Чирмешән урманчылыгының һәм урман хуҗалыгының еллык йомгаклау җыелышында урманчылык җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин үз докладында узган елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты.

Урман үстерү – зур чыгымнар таләп итә торган һәм бик авыр хезмәт. Моның өчен иң беренче адым – агачның орлыкларын җыю, яшь үсентеләр (чәчкеннәр) үстереп, аларны тиешле вакытларда җиргә утырту.

“Ел дәвамында урман хуҗалыгы тарафыннан төп урман барлыкка китерүче 395,4 килограмм токым орлыгы әзерләнде һәм 603 мең утырту материалы үстерелде”,- дип билгеләп үтте  урманчылык җитәкчесе.

Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда дәүләт урман  инспекторлары  тарафыннан 700дән күбрәк патруль чарасы  уздырылган, 48 кисәтү бирелгән, административ хокук бозулар турында 26 беркетмә һәм 5 акт төзелгән.

“Соңгы  елларда район урманнарында бер янгын очрагы да теркәлмәде, - диде үзенең чыгышында Мотыйгуллин. -Моңа халык арасында аңлату эшләрен актив алып бару, урман инспекторларының оператив эшләве, даими патрульлек итү, урман участоклары арендаторлары белән тыгыз элемтәдә эшләү һәм янгынга каршы кисәтү чараларын үткәрү нәтиҗәсендә ирешә алдык дип була. Узган елны янгынга каршы 30 километр арада минеральләштерелгән полосалар ясалды, 132 километрда яңарту эшләре алып барылды.”

 

“Урманчылыкларның төп бурычы – дәүләт урман контроле һәм күзәтчелеге, - диде урманчыларның җыелышында катнашкан Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.- Алда безне урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор көтә. Без республика, шул исәптән сезнең район территориясендә урманнарда янгын чыгуга юл куймас өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тиеш".

 “Чирмешән урман хуҗалыгы” җитәкчесе  Николай Кваков сүзләре буенча, 2019 нчы елда хуҗалык 20 миллион 284 мең сумга товар продукциясе саткан һәм хезмәт күрсәткән. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин үз чыгышында, урман хуҗалыгы җитәкчелегенә әлеге юнәлештә эшне активлаштырга өндәде.

Җыелыш ахырында Равил Кузюров һәм Фердинат Дәүләтшин әлеге тармакның  тырыш һәм уңган хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Шешминка урманчылыгының участок урманчысы Николай Дорофеев ТР Урман хуҗалыгы министрының Рәхмәтенә лаек булды. “Чирмешән урман хуҗалыгы” учреждениесе Светлогорск җитештерү участогы начальнигы Мәйсәрә Минһаҗева район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. “Чирмешән урманчылыгы” учреждениесе техник хезмәткәре Светлана Митяева һәм “Чирмешән урман хуҗалыгы” учреждениесе урманчысы Самат Мортазин район башлыгының Рәхмәт хатларына ия булдылар.

фото: автор

Чирмешән урманчылары эшкә йомгак ясадылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев