Без газета укып үскән буын, ансыз калганны хәтерләмим. Хәзер инде күзләр начар күрә, әмма, башка газеталарга язылмасак та, “Безнең Чирмешән”сез булмый.
Виталий Никонов: "Мин энемә бик кирәк"
-Космоска ук очарга хыялланмыйм, әмма планнарым бар, - ди Ивашкинода яшәүче Виталий Никонов. –Абзарны төзеп бетергәч, азык кухнясы ясарга тотынам. Мунчабыз да искерде, гаражны да капкалы итәсе бар.
1103
0
2
23 ноябрь 2019 - 19:30
Чирмешән техникумы студенты тарихчы булырга, БМВда йөрергә кызыга
Редакциягә чандыр гына гәүдәле бер егет кереп, район газетасының элек чыккан төпләнмәләрен карап чыгарга рөхсәт сорады. Гаҗәп тоелды, гадәттә андый гозер белән безгә олы яшьтәгеләр мөрәҗәгать итә. Кызык, кем икән бу кызыксынучан егет?
887
0
2
24 ноябрь 2019 - 16:00
Якты Тауда 37 метрлы басма ясыйлар
Безнең Якты Тау авылында Дальняя дип аталучы урам бар, 1 километрлап озынлыкта ул. Анда минем әти-әни яши. Андагы хәлләрне күреп редакциягә мөрәҗәгать итүем. “Дальняя” халкы мәчеткә инеш аша салынган начар гына басмадан йөри, тик аны да кондызлар басты. Бабайларга шушы җәнлекләр ясаган буаны даими ерып җибәрергә туры килә, яки 100 метр араны икенче урамнан 2 километр әйләнеп узарга кирәк. Шушы уңайдан олыларыбызга ярдәм итү җаен тапмаслармы икән?
789
0
0
17 ноябрь 2019 - 12:19
Чирмешәннең Амур ягында үзсалым акчаларына күпер, юл да ясалган
Район үзәгенең халык телендәге Амур ягында, көньяк урамнарда яшәүчеләр халыктан җыелган күмәк акчалар хисабына башкарылган гамәлләрне күрә, тоя, әмма тагын эшлиселәр бар әле, диләр. Үзсалым мәсьәләсе буенча референдумга килүчеләр шул теләкләрен искә алып та тавыш биргәндер бүген.