Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укытучылары дистанцион укытуга әзерләнә

Бу атнада бөтен илдә карантин игълан ителгәч күпчелек өйдә генә. Тик укытучыларның эшләре бер дә тукталмый.

- Дөрес, әле бу атнада каникуллар дәвам итә, шулай да буш тормыйбыз, - ди Иске Кади мәктәбе укытучысы Гөлинә Вәгыйзова. - Бу көннәрдә дистанцион укытуга күчү буенча әзерлек башладык. Махсус программа аша эшләргә өйрәнәбез, укучылар белән телефон аша элемтәгә керәбез, сайтта теркәләбез.

Гөлинәнең ире - нефтьче, сменалы эштә, аларга белешмә - рөхсәт кәгазе бирәләр. 82 яшьлек әниләре, моңа кадәр урамда йөреп, һава сулап, кибеткә барып кайткан, ә бу атнада ул да карантинда, йортка гына чыгып керә, намаз, догалар укый. Түбән Камада эшләүче уллары, бу көннәрдә кайтмаган, эшли. Ә  10 сыйныфта укучы Шамил  көннәрен имтиханнарга әзерләнеп уздыра.

- Кибеткә, кирәк әйберләр артыннан, маска, перчаткалар киеп, үзем барып кайтам.  Без – укытучылар әле волонтерлык эше дә алып барабыз, - ди Гөлинә. - Үзебезгә беркетелгән олы яшьтәге, ялгыз кешеләргә шалтыратып хәлләрен беләбез, кибеттән кирәк әйберләрен алып кайтып бирәбез. Авыл җирендә эш бетми инде ул, ир-атлар абзар тирәсендә, мин өйдә – пешерәм, җыям-юам, гигиена таләпләренә игътибарны тагын да  арттырдым. Иммунитетны күтәрә торган витаминнар ашарга тырышабыз, чәйне лимон, свежий кара карлыган белән эчәбез. Гигиена таләпләре дигәннән, әле запаста бер тапкыр кулланыла торган маскалар бар иде, тик алар күп калмады, яңаларын үземә тегәргә туры килер, дип торам. Авыл халкы кушканнарны үти, урамнарда йөрүчеләр бөтенләй юк диярлек, бар да саклык чаралары күрә. Шулай тиеш тә.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев