Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Чирмешән спорты”ның беренче санын укыгыз

“Чирмешән спорты”-“Черемшанский спорт”  мәгълүмат җиткерүче  (информационный вестник) газетасының беренче саны дөнья күрде.

А4 форматындагы 4 битле әлеге басма Лашман урта мәктәбенең физкультура укытучысы Фаиз Билалов инициативасы, укучылар һәм район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре ярдәме белән эшләнә. Аны айга ике тапкыр чыгарырга планлыйлар. Беренче санны 100 данә бастырып, мәктәпләргә тараталар. Тәүге сан белән бу атнада ук танышырга мөмкин булачак.

Рус телендә чыгучы “Черемшанский спорт” басмасының киләсе саннарында мәктәпләрдә узган спорт чаралары, спорттагы уңышлар хакындагы язмалар, фоторәсемнәр урын алачак. Материалларны Фаиз Тәүфыйк улына юлларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев