Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының террорчылыкка каршы комиссиясе бәйрәмнәр уңаеннан утырыш үткәрде

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек, һәм аларны үткәрү барышында уяулыкны икеләтә көчәйтү, террорчылык гамәлләрен кисәтү, аңлату эшләре алып бару мөһим.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаучылар әйтүенчә, бәйрәмнәр вакытында халык күп була торган җирләрдә, эш урыннарында, объектларда да дежурлык оештыру, җаваплыларны билгеләү, инструктаж үткәрү сорала. Пиротехник эшләнмәләрне сак кулланырга, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен катгый үтәргә кирәк. Болар өчен иң элек җитәкчеләр җаваплы.

-Бүгенге мәсьәлә – бик җитди. Барын да кабат тикшереп чыгыйк, кимчелекләр булса, аларны тиз арада төзәтик, - диде террорчылыкка каршы район комиссиясе рәисе, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. -Чит кешеләргә, чит предметларга игътибар итик.

Куркынычсызлык таләпләрен, гомумән, гел үтәргә тиешбез. Чирмешәндәге “Әкият” балалар бакчасында һәм Әмир мәктәбендә тревога сигналы кнопкалары юк икән. Район җитәкчесе бу мәсьәләне хәл итү өчен берничә көн вакыт бирде, средстволар табарга кушты.

Кайбер мәгариф учреждениеләрендә видеокамералар, турникетлар куясы бар.

-Барысын да берьюлы эшли алмаячакбыз, әмма атна саен кайдадыр, ниндидер саклану средствосы куюны үзебезгә бурыч итеп билгелик, график төзик, - диде Фердинат Дәүләтшин. -Моны барыбер эшләргә кирәк. Бәйрәмнәр вакытында телефоннар да чыгымчыламасын, газ, электр, су белән тәэмин итү ягыннан да өзеклекләр булмасын өчен алдан ук чара күрик. Авыр тормыш хәлендәге гаиләләрне күз уңыннан ычкындырмыйк.

Комиссия утырышында муниципаль районның террорчылыкка каршы комиссиясенең 2019 елга эш планы да каралды һәм, бүген белдерелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, расларга килешенде.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев