Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Әмир авылында ике гаиләгә 100әр мең сум акча бирделәр

Әмир мәдәният йортында узган авыл җыенында ике яшь гаиләгә 100 әр мең сум акча бүләк иттеләр.

Моңа кадәр дә язганыбызча, шушы авыл егетләре - Себердә яшәүче абыйлы-энеле эшмәкәр Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар авылда балалары туган гаиләләрне 100әр мең сум күләмендә акчалата бүләкләү проектын башлаган иде. Юмарт якташларыбыз бу бүләкләрен инде берничә ел үзләре үк зурлап оештырган авыл Сабан туйларында ияләренә тапшырып килде. Тик быел, коронавирус белән бәйле, бәйрәм узмады. Шунлыктан алар бүләкләрен авыл җыенында тапшырырга булганнар. Шунысы сөенечле – авылда ике яшь гаиләдә балалар туган. Инсаф һәм Миләүшә Минхәровларның икенчегә уллары Әнвәр узган елның көзендә, ә Рәмис һәм Фәния Асылгәрәевларның беренчегә кызлары Алинә быелның май аенда дөньяга килгән. Бу ике гаиләгә Миндар Әгъзам улы бүләкләрен тапшырып, сабыйлар авылда үсеп, авылны яшәртүчеләр булсын дигән теләктә калды. Һәм ни, кызганыч, сөенеч янына көенеч диикме, эшмәкәрләрнең әлеге кызыксындыру проекты шуның белән туктый.

Фото: Гөлшат Әгъләмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X