Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Әмир авылы мәчете, үзгәртеп корганнан соң, кабат ачылды

Тантанада бик күп кунаклар, Татарстан мөфтие, республика мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин да катнашты.

30 еллык ошбу мәчетне бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар средстволарына яңарттылар. Авылның игелекле бу егетләре шулай итеп якташларына биргән вәгъдәләрен үтәделәр.

Әлеге дин йортының, стеналарыннан кала, бөтен җире үзгәрде: түбәсе, идәннәре, ишек һәм тәрәзәләре - бар да яңа,  бар да затлы. Яңа келәмнәр җәелгән идәннәре май кебек җылы.

Ремонт барышында мәчетнең янкормасы да күтәрелде, бизәлде, җиһазланды. Уку, тантаналар залы да булдырдылар.

Манарасын әйтәсе дә юк, аны элеккегесеннән күпкә биегрәк, матур итеп ясадылар, ул әллә кайдан күренеп тора.

-Рәҗәп аена, Аллаһының аена аяк бастык. Шөкер, мәчетләребез ачык, җомга намазларыбыз укыла. Динебезне  хикмәт белән аңлатырга кирәк, - диде Камил Сәмигуллин котлау сүзендә. Мәчетләр төзелешенә керткән өлешләре өчен, мөфти Әгъләмовларга, төзүчеләр җитәкчесе Азат Ихсановка Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

-Зур эшләр башкарып, туган авылларын яшәтүгә көч бирүләре өчен Фазыл һәм Миндар Әгъләмовларга рәхмәтебез чиксез, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Игелекле эшкуар Миндар Әгъзам улына да сүз бирделәр.

-Мәчет үзенә тартып торырга, матур булырга тиеш, - диде ул. - Ремонтны берничә айда төгәлләргә дип уйлаган  идек тә, әмма, эшкә керешкәч, чыгымнарны арттырырга туры килде. Элеккеге бина искергән иде шул. Аллага шөкер, мөмкинлегебез бар, коронавирус зәхмәте котырган чор булса да, предприятиебез ябылмады диярлек. Мәчетебез эшләп торсын, дингә, милләтебезгә хезмәт итеп яшик.

Әмирдә элек ике мәхәллә булган, беренче мәчет 1801 елда, икенчесе 1851 елда ачыла.

Бүген мәгълүм булганча, Әгъләмовлар тагын бер игелекле проектка старт бирделәр.

-Киңәштек, уйлаштык та, авылдашларга – сугыш чоры балаларына, Әмирдә андыйлар 38 кеше, үзебезнең мөлкәттән, Әмирдәге кибет аша, ул бүгеннән гамәлгә керә, бер кешегә ай саен икешәр мең сумлык азык-төлек бирергә булдык, - диде Миндар Әгъләмов. – Ул алдагы, кимендә, биш елга исәпләнгән проектыбыз.

 

-Мин үзем дә сугыш чоры баласы, әти фронтта вафат булды. Нужаны күп күрдек, алабута, кузгалак ашап үстек. Хөкүмәт безнең кебекләргә ярдәм итмәде. Ходай сезгә исәнлек бирсен,  авылдашлар, - дип, авыл остабикәсе Асия апа Сафина Әгъләмовларга шунда ук рәхмәтен дә җиткерде.

Районда 24 мәчет бар. Урманасты Үтәмештә яңа мәчет төзелә, аның манарасы күтәрелгән дә. Әлеге дин йортын шушы авыл кешеләре – бертуган Хәсәновлар акчасына салалар.

Гомумән, бүгенге тантанада мәчетне үзгәртеп коруны оештырган, чыгымнарны күтәргән Әгъләмовларны мактап сөйләүчеләр күп булды. Фазыл һәм Миндарның әтиләренең рухы шатлансын, тантана барышында Әмир мәчетенә Әгъзам исемен бирергә тәкъдим иттеләр һәм аны хупладылар.

фото: Марат Гомәров

Чирмешән районының Әмир авылында үзгәртеп корылган мәчет ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X