Чирмешән районының Лашман егетләре яңа форма киеп көрәшәчәк
Безнең районда

Чирмешән районының Лашман егетләре яңа форма киеп көрәшәчәк

Анда-монда ярышларга барсалар, Лашман көрәшчеләрен әүвәл киемнәренә карап яхшы каршы алачаклар. Күптән түгел бу авыл мәктәбенең яшь спортчылары бик шәп, өр-яңа спорт формаларына ия булдылар.

Өсте яшелле-кызыллы, чалбары  ак төстәге  11 комплект көрәшчеләр формасы  һәм  8 комплект  аяк киеме (борцовкалар) -  Шешмаойл компаниясе бүләге. Аларны  әлеге компаниянең генераль директоры урынбасары, Лашман мәктәбенең элеккеге укучысы Җәлил Мөхәммәтшин яшь көрәшчеләргә үзе килеп тапшырды.

– Формалар Россия спорт стандартларына туры килә. “Лашман” язуы да төшерелгән бу киемнәрне ярышларга киеп йөриячәкбез. Бүген безнең милли көрәш белән даими шөгыльләнүче егермеләп егетебез бар, - ди тренер Рафик Гатин.

Спорт формаларына өстәп, иганәчеләр мәктәпкә бер видеопроектор да бүләк иткәннәр.

Илдар Мубаракшин фотолары


Нет комментариев