Чирмешән районының Кармыш авылында модульле ФАП төзелә
Безнең районда

Чирмешән районының Кармыш авылында модульле ФАП төзелә

Кармыш авылында “Сәламәтлек” республика милли проекты кысаларында тәзелүче модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктын көзгә куллануга тапшырырга планлыйлар.

Халыкның сәламәтлеген кайгыртучы бу бинаның стеналарын бастырып, түбәсенең каркасын җыйганнар, ишек, тәрәзәләр дә урнаштырылган.

Хәзерге фельдшер-акушерлык пункты мәктәп бинасының бер бүлмәсендә урнашкан. Кармыш һәм Яшәүче авыллары халкына фельдшер Вера Долгова хезмәт күрсәтә. Озакламый ул халыкларны барлык уңайлыклары булган ФАПта кабул итә башлаячак.

фото: автор

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев