Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районындагы иң зур мәктәптә ремонт бара

Чирмешән лицеенда төзелеш эшләре дәвам итә. Белем йортының түбәсе төсле калай белән ябылган, бер бригада бинаны тышлау белән мәшгуль.

Лицейның эчендә дә берничә бригада эшли. Биредә электр үткәргечләр яңартыла, стеналар да шомарып бара, җылылык системалары алмаштырыла. Мәктәпнең тәрәзәләрен үткән ел алмаштырган иделәр, бу эшне бераз җиңеләйтә.

Кабинетларда идәннәрне бетонлап линолеум җәясе, ишекләр урнаштырасы бар, түшәмнәр дә шомарачак, сыйныф кабинетларын һәм залларны буяп, бизәкләү эшләре дә планлаштырыла.

Сүз уңаенда: 2003 елда ачылган лицейның азык-төлек блогында үткән ел капиталь ремонт үткәрелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев