Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында юбилярларны котлау киләсе елда да дәвам итә

Яңа, 2022 елның беренче ае юбилейларга бай була, тугыз райондашыбызга 90-95 яшь тулачак.

1 гыйнвар көнне Бәркәтә авылында гомер итүче Нәкыя әби Минхәеровага, 4 гыйнварда Иске Кадидан Мөсәвәрә әби Зариповага, 27сендә Чирмешәннән Федосия Евдокимовага, 28ндә Туймәттән Мөгалимә Сәүбановага 95 яшь тулачак.

Матур гадәткә кергән юбилярларны котлау традициясе киләсе елда да дәвам итәчәк.

Иске Кадидан Затия Шәймарданова, Югары Чегодайдан Оркыя Садрыева, Чирмешәннән Галина Кротова, Түбән Чегодайдан Кәримә Дәүләтшина, Шешминкадан Лидия Атарская өйләренә дә кунаклар киләчәк, алар 90 яшлек юбилейларын билгелиячәкләр.

Бые ноябрь – декабрь айларында да берничә якташыбызга 90 һәм 95 яшь тулды.

Түбән Кармалкадан Клавдия Сидоровага, Иске Элмәледән Елена Степановага һәм Сергей Маськинга, Утыз Имәннән Сәкинә Шәмсетдиновага 90 яшь тулган, ә Югары Чегодай авылыннан Мәрьям Назыйрованы 95 яшьлек юбилее белән котлаганнар.

Аларга Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлаулар һәм бүләкләр ирештерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев