Чирмешән районында урманчы якташлары истәлегенә стела урнаштырдылар
Светлогорский бистәсе янында 2000 төп чыршы тамыр җибәрәчәк. Яшь үсентеләрне Чирмешән урман хуҗалыгына нигез салган якташыбыз Ривгать Мотыйгуллин истәлегенә утырттылар.
Районда урман хуҗалыгы 1991 елда оеша. Аны ачуга, биналарын төзүгә, матди-техник база булдыруга якташыбыз, тумышы белән Бәркәтә авылыннан Ривгать Минталип улы Мотыйгуллин зур көч куйган. Гомумән, урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән мәрхүм якташыбыз 30 еллап гомерен урманчылыкка багышлый. Хезмәттәшләре Татарстан Республикасының атказанган урманчысы истәлегенә Светлогорский бистәсе янында стела урнаштырдылар һәм чыршылар утырттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев