Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында төгәл фәннәр буенча укытучыларга кытлык сизелә

Райондагы 26 мәктәптә 445 укытучы белем бирә, 19 балалар бакчасында 81 тәрбияче эшли. Әлеге педагогларның 100 гә якыны пенсиядә яки пенсия алды яшендә - күпчелеге математика һәм  физика фәннәре укытучылары.

Район мәгариф бүлегеннән белешүебезчә, мондый проблема, аеруча, Ульяновка, Иске Үтәмеш, Иске Элмәле, Яңа Элмәле, Әккәрәй, Югары Кәминкә, беренче һәм икенче санлы  Чирмешән мәктәпләрендә сизелә. Дөрес, бу уку елында мәктәпләр барысы да  укытучылар белән комплектланган, биредә алдагы уку еллары турында сүз бара. Бу уку елында районга нибары  дүрт яшь педагог  кайткан. Чирмешән лицеенда – өч, Күтәмә мәктәбендә бер яшь белгеч эшкә керешкән.

2019-20 уку елында  районга 7-8 иске чит тел укытучысы кирәк булачак, чөнки,  киләсе уку елыннан, ФГОС программасы нигезендә, укучылар ике чит тел өйрәнергә тиеш. Беренче санлы  Чирмешән мәктәбендә 9 класслар быел ук инглиз теле белән бергә немец теле дә өйрәнә башлаганнар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев