Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында теркәлмәгән объектларның күбесе файдаланылмый

Районда милек хокукы буларак теркәлмәгән күчемсез 182 җитештерү объекты бар.

Теркәлмәгән объектларның күбесе – терлекчелек фермалары, гаражлар һәм башка авыл хуҗалыгы корылмалары күптәннән буш яки өлешчә генә файдаланыла. Шактый еллар элек төзелгән әлеге объектлар, колхозлар таралгач, кемнәрдер тарафыннан төзелеш материалларына дип сатып алынган. Тик хәзер аларны теркәү – бүген катлаулы һәм күп этаплы процедура.

-Бу объектларны хуҗалык әйләнешенә кертү өчен район башлыгы мондый бурычлар куйды: файдаланылмый торган биналарны, корылмаларны ачыкларга, аларны хуҗалык әйләнешенә кертергә һәм шушы рәвешле салым базасын киңәйтеп җирле бюджетның керем өлешен арттырырга; күчемсез милекләрен һәм җир участокларын теркәмәгән объект хуҗаларыннан милек хокукын рәсмиләштертергә. Шул уңайдан эшче комиссия төзелде. Бу кирәкле һәм озакка сузарга ярамый торган гамәл. Район җитәкчелеге аны даими контрольдә тота, - ди милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова.

Кармыш, Яңа Элмәле, Чирмешән авыл җирлекләрендә барлык җитештерү объектлары шәхси милек буларак теркәлгәннәр – аларның хуҗалары бар. Шул ук вакытта Югары Кәминкәдә, Югары Кармалкада, Урманасты Үтәмештә һәм башка кайбер торак пунктларда теркәлмәгән объектлар күп.

Шунысын әйтергә кирәк, теркәлмәгән объектларны учетка кую алдыннан, объект торган җир участогы милек хуҗасында арендада булырга тиеш (райондагы күчемсез милек булып теркәлмәгән 40 объектның җир участоклары рәсмиләштерелгән). Шуннан соң объектның техник паспорты ясала һәм кадастр учетына исәпкә куела. Алга таба объект хуҗасы әлеге объектка милек хокукын таныту өчен судка, аннары, суд карары нигезендә, милек хокукын теркәү өчен Росреестр органнарына мөрәҗәгать итә.

Фото архивтан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев