Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында тагын бер мәдәният йортын матурлыйлар

Лашман авылы мәдәният йортына төзүчеләр килде. 1965 елда төзелгән бинада республика программасы нигезендә капиталь ремонт башланган. Бюджеттан бирелүче 9 миллион сумга монда зур эшләр башкарылачак.

-Мәдәният йортының эчендә дә, тышында да үзгәрешләр көтелә, хәтта, эчке планировка да бераз үзгәрәчәк, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. - Әлмәттән килгән төзүчеләр тамаша залының идәннәрен сүтеп, яңаны җәю өчен аслык әзерлиләр. Әлегә кирәкле төзелеш материаллары кайтарылган. Төзелеш эшләрен сентябрьгә төгәлләмәкчеләр.

Бинадагы электр, җылы үткәгечләр - барысы да яңадан эшләнә, стеналар шомара, идән һәм түшәмнәр дә заманча материаллардан эшләнәчәк, яңа ишекләр һәм тәрәзәләр урнаштырылачак. Канализация һәм су үткәргечләре сузып, санузел ясау да планга кертелгән. Бинаны  сайдинг белән тышлап, түбәсен төсле профнастил белән ябачаклар. Билгеле, яңа төс алган мәдәният учагына заманча җиһазлар да кайтарылыр.

Сүз уңаенда, ярты гасыр элек төзелгән бу бинада әлегә кадәр мондый ук зур ремонт эшләре кузгатылганы булмаган. Дөрес, 80 нче елларда мәдәният йорты эчендә бизәкләү эшләре уздырылса, 90 нчы елларда түбәсен калай белән япканнар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев