Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында сайлауларда өч көн тавыш биреп булачак

Бу атнада, 19 сентябрьдә булачак сайлауларда район буенча исемлеккә кертелгәннәрдән 14 мең 292 сайлаучы тавыш бирә алачак. Билгеле, килүчеләр һәм китүчеләр исәбенә, әлеге сан үзгәрергә мөмкин.

Депутатлар сайлауларга алданрак, 17, 18 сентябрьдә дә килергә һәм тавыш бирергә мөмкин. Каядыр китүчеләр шул урында да сайлый ала.

-Районда 34 сайлау участогының һәм комиссияләрнең барысы да эшкә әзер, - ди райондагы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. –Бу көннәрдә бюллетеньнәр дә кайтып җитә.

Мәгълүм булганча, районда РФ Дәүләт Думасына сайлаулар буенча ике бюллетень бирелә: берсе -  партия исемлеге, икенчесе – бер мандатлы сайлау округлары буенча депутатлар сайлауга. Ульяновка, Күтәмә, Яңа Кади, Югары Кәминкә авыл җирлекләрендә җирле депутатларны өстәмә сайлаулар да узачак.

Сайлау участоклары иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшләячәк. Үзең белән паспорт алып килергә, участокка битлек киеп керергә кирәк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев