Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында “Мәдәният волонтерлары” хәрәкәтен җәелдермәкчеләр

7 нче ноябрь көнне район мәдәният йортында узган “Яшьләр диалогы”нда районда “Мәдәният волонтерлары” хәрәкәтен җәелдерү хакында сөйләштеләр. Анда барлык авыл җирлекләреннән дә вәкилләр бар иде.

Татарстанда “Мәдәният волонтерлары” хәрәкәте күптән түгел генә барлыкка килде. 23-26 октябрьдә шушы уңайдан Казанда узган укыту-өйрәнүләрдә безнең районнан 3 кеше катнашкан.

Әлеге хәрәкәтнең максаты – мәдәният өлкәсендә волонтерлар хәрәкәтендә катнашучы, районда иҗади һәм социаль-мәдәни инициативаларны тормышка ашыручы актив гражданнар берләшмәсен формалаштыру.

“Яшьләр диалогы”нда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова катнашты. Ул “Мәдәният волонтерлары” хәрәкәтен җәелдерү идеясен куәтләп, волонтерларга эшнең асылын аңлату өчен, укулар оештырырга тәкъдим итте.

Әлеге чарада районда туристик маршрутларны үстерү хакында сүз булды.

Теләгән һәркем “Мәдәният волонтеры” була ала, аның өчен Добро.ру сайтында заявка калдырырга кирәк. Һәр волонтерга махсус таныклык тапшырылачак.

фото: Регина Халиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X