Чирмешән районында өлкәннәрнең сәламәтлеген һәр көнне тикшерәләр
Безнең районда

Чирмешән районында өлкәннәрнең сәламәтлеген һәр көнне тикшерәләр

Диспансерлаштыруга, медицина күзәтүе үтәргә дип, 65 яшьтән өлкәннәрне һәр көнне районның медицина оешмаларына алып киләләр.

Әлеге эш илкүләм “Демография” проекты кысаларында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплексы үзәге һәм район үзәк больницасы тарафыннан оештырылган. Быелның гыйнвар аенда медицина учреждениеләренә 119 өлкән кешене алып килгәннәр. Ә узган, 2020 елда андыйлар саны 1168 иде. Бу эш дәвам итә.


Нет комментариев