Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында кар нормадан 30 процентка күбрәк яуган

Быел февральнең икенче ун көнендә, нигездә, җылы һава торышы сакланды, кар күп яуды. Декаданың соңгы көннәрендә тәүлеклек һава температурасы уртача 9 градустан 13 градуска кадәр булды, кайбер көннәрдә 14 –20 градус чамасы иде.

-Гомумән алганда, әлеге  ун көндә уртача температура 6-8 градус салкын торды, –  ди район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Рәдиф Гайнуллин. – Бу күпьеллык уртача климатик күрсәткечтән 4-6 градуска югарырак, җылырак.

Соңгы 35 елда шундыйрак һава торышы 2009 нчы елда февральнең шулай ук икенче ункөнлегендә күзәтелгән.

Быел кар күп яуган, аның катламы 35-62 сантиметрга җиткән (норма буенча 25-42).

Кар күп булгач, быел җир  катламы 50-80 сантиметрга гына туңган (норма буенча 65-115 сантиметр).

-Көчле җилләр (тизлеге секундына 15-20, урыны белән 21-23 метрга кадәр җитте) кырларда карның таралып  ятуына китерде, - ди Рәдиф Гайнуллин. – Явым-төшем кар катламы биеклеген 4-9 сантиметрга  арттырса да, урыны белән, кар кузгалу сәбәпле, кар катламы 1-5 сантиметрга кимегән.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев