Чирмешән районында “Калина” юл кырыена төшеп әйләнеп капланган
Безнең районда

Чирмешән районында “Калина” юл кырыена төшеп әйләнеп капланган

Бүген көндезге уникеләр тирәсендә Чирмешән ягыннан баручы ВАЗ-11183 элеккеге май-сыр заводы белән Сабантуй стадионы арасындагы участокта юл кырыена төшеп әйләнеп капланган.

-Аның йөртүчесе идарәне югалткан. Автомашина шактый җимерелсә дә, бәхеткә, безнең район кешесе булган хатын-кыз йөртүче имгәнмәгән, исән-сау. Юлларда зинһар сак булыйк, кызу йөрмик, - дип өнди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

 

фото: автор


Нет комментариев