Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында җиде айда 30 янгын очрагы теркәлгән

Быел, узган җиде айда, былтыргы шул чор белән чагыштырганда, районда ут бәла-казалары тугызга күбрәк булган. Соңгы елларда күренмәгән хәл, ике очракта ут яшеннән чыккан.

Әмма иң күп очракта мондый хәлләрнең сәбәбе – кешеләрнең ут белән сак булмавы: 19 факт шуның белән бәйле. Электр үткәргечләрнең, мичләрнең, морҗаларның төзексезлеге аркасында да янгыннар еш күзәтелә.  

Быел “кызыл әтәч” 13 корылмага зыян салган: өч йорт, җиде каралты-кура, бер ферма һәм бер машина янган.

-Янгыннарның артуы апрель-июнь айларында еш күзәтелде. Уттан сак булу зарур, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрен даими күз уңында тотарга кирәк, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин. Белгеч түбәндәгеләргә аеруча игътибар итәргә киңәш итә:

-янып китәрдәй әйберләрне балаларга бирмәскә;

-андый әйберләр белән исерек хәлдә эш итмәскә;

-өйдәге һәм каралты-куралардагы электр үткәргечләрне даими тикшереп торырга;

-морҗалар, мичләр төзек булсын, ягылган мичләрне карауны балаларга ышандырмаска.

фото из архива

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев