Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында иң үрнәк йорт, балалар бакчасы һәм мәктәп ачыкланган

Экологик икеайлык барышында гражданнарның экологик культурасын күтәрү һәм Татарстан халкын табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү максатында оештырылган “Экояз” республика акциясеннән район халкы да читтә калмады.

-Иң активларны районга килеп тәбрикләделәр, сертификатлар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар, - ди район административ комиссиясе секретаре Рамилә Рахматуллина. - Әккәрәй авылының “Аленушка” балалар бакчасы - “Иң яхшы балалар бакчасы”, Яңа Элмәле мәктәбе - “Иң яхшы мәктәп”, Түбән Кәминкә авылыннан Илнар һәм Ләйсән Низамовлар гаиләсе “Иң яхшы гаилә” номинацияләрендә танылдылар.

Низамовларның зур гаиләсе, әти-әниләре, әби, бабай, өч бала да акция барышында гына түгел, ел дәвамында тирә-юньне матурлауда, табигатьне чистартуда актив катнашалар. Алар иртә яздан бергәләшеп өмә оештырганнар, балалар макулатура һәм пластик җыюда да активлар, чишмә буйларын да тәртипкә китереп торалар. Низамовлар йортында сыерчык оялары елдан-ел күбәя, балалар аны әтиләре белән бергә ясыйлар, өлкәннәр үрнәгендә чисталыкка өйрәнеп үсәләр.

Әккәрәй авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар да, тәрбияче апалары белән бергә, матурлык тудыралар. Балалар бакчасы иртә яздан көзгә кадәр чәчәкләргә күмелә, территориядәге ясалма күлне дә алар бергәләп ясаганнар, тәрбиячеләр дәресләр вакытында балаларның экологик культурасын күтәрәләр.

Яңа Элмәле мәктәбе укучылары өмәләрдә тирә-юньне чистартканнар, “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылып, туган авылларында яшеллек санын арттырганнар, кулланылган батарейкалар да теләсә кая аунап ятмый, укучылар аны махсус урынга  җыеп, табигатьне пычранудан саклыйлар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев