Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында эшсезләрнең күпчелеге 50 яшьтән өлкәннәр

Оешма, учреждениеләр район мәшгульлек үзәге  аша 74 вакансия – эш урыны тәкъдим итә.

Әлеге вакансияләрнең күбесен “Работа России” порталыннан да табып була. Эш бирүчеләр монда барын да язып белдерү калдыра. Һәркем үз белгечлеген күрсәтеп, эш урыны эзли ала. Порталда райондагы гына түгел, башка төбәкләрдәге эш урыннары да ачык күренә. Шунда ук резюме – үзең турында белешмә дә калдырырга мөмкин.

Вакантлы, ягъни буш эш урыннарының 46 процентына - эшчеләр, ә 54 процентына квалификацияле хезмәткәрләр таләп ителә.

-Бездә эшсез буларак 62 кеше исәптә тора. Эш эзләүчеләрнең күпчелеге (43,5 процент) 50 яшьтән өлкәннәр, 42 процентын 40-49 яшьлекләр тәшкил итә, - диде район мәшгульлек үзәге директоры Фәридә Сәйфетдинова. – Эшсез калучылар арасында яшьләр дә бар, мондыйлар 14 проценттан артыграк.

Эш эзләүчеләрнең 50 проценттан күбрәге - урта белемле кешеләр.

Эшсезләр яки эш эзләүче буларак үзәктә исәптә торучы кешеләргә үзәк  хисабына яңа һөнәр үзләштерү җае да бар. Быел бу мөмкинлектән 20 райондашыбыз файдалана ала, аларның унбишләбе инде укып кулларына документ алган да. Ир-егетләр котельный операторы, каравылчы һөнәрләре алса, соңгы вакытта маникюр буенча мастерга  укучы хатын-кызлар арткан.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев