Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында былтыр коррупциягә каршы тору юнәлешендә закон бозуның 44 очрагы ачыкланган

Узган, 2021 елда безнең районда коррупцион юнәлештәге өч җинаять буенча гаепләнүчеләргә зур күләмдә штраф салганнар. Бу турыда  район хакимияте башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин хәбәр итте.

Шулай ук коррупциягә каршы тору юнәлешендә 44 закон бозу очрагы ачыкланган, алар буенча 19 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Дәүләт һәм муниципаль  хезмәт  сферасында да, эчке эшләр хезмәткәрләре тарафыннан да закон бозу очраклары мәгълүм.

Бюджет финанславына кагылышлы өлкәләр, бигрәк тә мәгариф тармагы, аеруча игътибар сорый. Беренче чиратта, бу җирле бюджетның яртысыннан күбрәге мәгарифка җибәрелү белән бәйле. Шуңа да монда җитди контроль сорала. Шулай ук бу өлкәдә ата-аналардан да төрле максатларга акча җыю еш кына сораулар тудыра.

-Районның мәгариф учреждениеләрендә төп проблема - мәнфәгатьләр конфликты (конфликт интересов) фактларның  күп булуы. Әйтик, кайбер җитәкчеләр аларның кул астында эшләүче туганнары турында хәбәр итәргә “оныталар”. Кайбер очракта мондый факт буенча җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин, - диде Рәсим Шәрифуллин.

Төзелеш өлкәсе  һәм муниципаль  заказ  урнаштыру өлкәсе дә тәвәккәлек зонасында. Конкурсларда бер көнлек, ялган фирмалар катнашып, аларны оталар да, тиешле төзелеш эшләрен, җиһаз алу яки башка йөкләмәләрен үти алмыйлар. Нәтиҗәдә төзелеш эшләре вакытында башкарылмый. Андый фактлар да бар.

-Коорупциягә каршы көрәшү, аны  булдырмау  максатында   район Советы бинасында, шулай ук район үзәк больницасы һәм  район мәгариф бүлеге биналарында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында стендлар урнаштырылган. Халык мөрәҗәгатьләре өчен  күпфункцияле үзәк һәм район Советы бинасында “Ышаныч тартмалары” куелды. Район хакимияте бинасында “Кайнар линия” дә эшли. Коррупцион характердагы хәбәрләр, ришвәт алучылар яки сораучылар, хезмәт урыннарыннан усал ният белән файдаланучы түрәләр, вазифаи затлар хакында 2-58-37 телефон номеры буенча да шалтыратып  хәбәр  итәргә мөмкин, - ди Рәсим Гариф улы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев