Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында быел 98 яңа гаилә теркәлгән

    Көзнең соңгы аенда районда 5 йортка килен төшкән.

    Ел башыннан 98 яңа гаилә барлыкка килгән, ягъни үткән елның шул чоры белән чагыштырганда бергә кимрәк. Декабрьдә никахларын теркәргә теләүче ике пардан гариза кергән. ЗАГС та әйтүләренчә, киләсе елның беренче аенда кавышырга теләүчеләр әлегә өчәү генә.

    Кызганыч, аерылышучылар саны һич шатландырмый, ноябрь аенда гына да дүрт гаилә таркалган, ә ел башыннан – 38 (үткән елның бу чорында 36 булган).

    Автор фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: