Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында быел 111 кешегә пенсия билгеләнгән

Бүген районда 5878 пенсионер исәпләнә, агымдагы елның соңгы җиде аенда 111 кешегә пенсия билгеләнгән. Районда пенсияләрнең уртача күләме – 12 мең 980 сум.

-Һәр гражданин пенсиягә чыгарга бер ел вакыт кала, барлык документларын барлап (паспорт, хезмәт кенәгәсе, диплом, аттестат), тикшереп,  безгә мөрәҗәгать итәргә тиеш, - ди РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина. - Төгәлсезлекләр киткән очракта, документ алмаштырыла яисә кабаттан тикшерү уздырганнан соң запрос биреп алына. Бу документларның яңадан карау срогы - 7 ай. Аеруча хезмәт хаклары турында белешмә алганда игътибарлы булырга кирәк. Бөтен реквизитлар да, хезмәт хакының күләме дә дөрес итеп күрсәтелү мөһим. Архив документларында гражданинның «отчество»сы (әтисенең исеме) күрсәтелмәсә, бу белешмә суд аша узарга тиеш. Әгәр дә хатын-кыз иреннән аерылган икән, шул ир белән язылышканга ЗАГС бүлегеннән белешмәсе булуы шарт.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев