Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә эшче һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур

Үткән ел дәвамында районда эшсезләр саны сизелерлек арткан. 2020 ел башында район мәшгульлек үзәгендә эш эзләүче буларак 46 кеше теркәлсә, ел ахырына андыйлар 91 булган. Бу райондагы эшкә яраклы кешеләрнең 0,95 проценты дигән сүз.

Пандемия чорында, аеруча сентябрьдә, эшсезләр саны нык күбәйгән, бу айда эш эзләп үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр саны 176га җиткән. Былтыр эш бирүчеләр үзәк аша 178 вакансия тәкъдим иткәннәр. Эшсез буларак исәптә торучы 175 кеше эш таба алган, шуларның 52се район мәшгульлек үзәге юлламасы буенча.

-Хезмәт яшендә булган, физик мөмкинлеге чикле гражданнарны эшкә урнаштыруга аерым игътибар бирелә, - ди район мәшгульлек үзәге директоры Фәридә Сәйфетдинова. – Бүгенге көндә районда андыйлар 452, шуларның 29,8 проценты эшли. Үткән ел дәвамында, үзәк аша 16 инвалид эшкә урнаштырылды. Мөмкинлеге чикле бер гражданин бизнес-план яклап шәхси эшен башлап җибәрде.

Каникул вакытында  балигъ булмаган 22 райондашыбыз вакытлыча эшкә урнаштырылган, бу максатларга республика бюджетыннан 44 мең сум акча бирелгән.

2020 елда өч вакансия ярминкәсендә 8 оешма эш урыннары тәкдим иткән, анда катнашкан 40 кешенең 8се эшкә урнаштырылган. Оешмаларда аеруча эшче һөнәр ияләренә сорау зур.

“Өлкән буын” федераль проекты кысаларында 50 яшьтән өлкәнрәк сигез кеше яңа һөнәр үзләштергән, бу максатларга 152 мең сум акча тотылган.

“Хатын-кызларның мәшгульлегенә булышлык” проектын тормышка ашыру максатларында, өч яшькәчә бала тәрбияләүче 16 әни кеше дә  төрле курслар узган.

Үткән ел район мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән 1978 кешенең 439сы эшкә урнашу нияте белән килгән. Эшсез калучылар арасында 29 яшькәчә кешеләр дә күп.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев