Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында балалар сирәк туа

Былтыр бу чорда районыбызда 121 бала туса, быел 90 гына. Чагыштыру өчен, 50 ел элек 1969 нчы елда районда 743 бала туган булган.

Ни кызганыч, агымдагы елда 269  райондашыбыз гүр иясе булган, узган ел бакыйлыкка күчүчеләр саны 233 иде.  Быел 81 пар никахларын теркәгән (былтыр 11 айда – 98),  30 гаилә уртак тормышларын бергә дәвам итә алмаган (узган елны шул чорда 38 гаилә таркалган).

2017 елда районда 127 сабый (58 малай һәм 69 кыз) туган, бу 2016 елдагыдан 29га аз. Әлеге сабыйларның 39ы - беренче, 46сы - икенче, 27се - өченче, 15е - дүртенче һәм аннан соңгы балалар. Әлегә кадәр соңгы ун елда бу иң түбән күрсәткеч иде. 2018 елда районда 129 бала дөньяга килгән, 10 ел элек - 2008 елда 248 бала туган булган.

Быел Чирмешән авыл җирлегендә 55 сабый туган, үлүчеләр - 65.

Лашман авыл җирлегендә узган 11 айда  бәби чәйләре еш узган - 11 сабый туган, үлем бизмәне авыррак булган - 24. Яңа туган сабыйларга Раян, Рания, Алинә, Әмир, Нурихан, Мия, Арыслан, Рамазан, Мостафа исемнәре кушканнар.

Югары Кәминкә авыл җирлегендә бүген 597 кеше гомер кичерә, биш ел элек 660 булган.  Ел дәвамында биредә өч бала, өчесе дә малай, дөньяга килгән. Әлеге авыл җирлегендә мәктәпкәчә яшьтәге 13 сабый бар, 7се балалар бакчасына йөри. Кызыл Ярдан мәктәптә 3 укучы укый, бакча яшендәге балалар юк.

Бәркәтә авыл җирлегендә узган 11 айда ике  сабый туса, үлүчеләр 17 үк булган. Шулай да монда мәктәпкәчә яшьтәге балалар әле күп, димәк, киләсе елларда кабинетлар бушарга тиеш түгел.

Яңа Элмәле авыл җирлегендә узган елны тугыз бәби алып кайткан булсалар, быел нибары биш йортта гына кеше саны арткан. Иске Элмәле авылында – өч, Яңа Элмәледә ике йортта бәби чәйләре узган.

Туучылар саны буенча гел алда баручы Ивашкино авыл җирлегендә дә быел күрсәткечләр мактанырлык түгел: узган елны җирлектә 19 сабый туган булса (Әккәрәйдә – 13, Ивашкинода – 6), быел 6 гына  бала якты дөньяга килгән.

Түбән Кәминкә авыл җирлегендә 9 сабый туган (әти-әниләренең теркәлү урыны буенча), тик аларның да бишесе генә авылда үсә. Күтәмә авыл җирлегендә дә дүрт бәби туган дип санала, ләкин аларның берсе генә авылда яши. Монда 6 үлем очрагы теркәлгән.

Иске Кади авыл җирлегендә бары бер генә бала дөньяга килгән –  Светлогорскида,   үлүчеләр дистәдән дә күбрәк. Туймәттә быел да, былтыр да бер йортта да бәби чәе үтмәгән.

фото: Марат Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев