Чирмешән районында асралучы дуңгызларның өчтән бере диярлек Күтәмәдә "пропискада"
Безнең районда

Чирмешән районында асралучы дуңгызларның өчтән бере диярлек Күтәмәдә "пропискада"

Районда шәхси хуҗалыкларда 3624 дуңгыз асрала, ягъни үткән елдагыдын 146га азрак.

Әлеге малларның өчтән беренә якыны Күтәмә авыл җирлегендә – 1030. Ульяновка (524 баш), Иске Котыш (495), Яңа Элмәле (372), Ивашкино (347), Мордва Афонькәсе (310) авыл җирлекләрендә дә бу малларга өстенлек бирәләр.  Ә менә Бәркәтә, Югары Кәминкә, Кармыш, Лашман, Түбән Кәминкә, Яңа Кади, Иске Кади, Туймәт авыл җирлекләрендә “каты борыннар” бөтенләй юк.

Фото: архив.


Нет комментариев