Чирмешән районында 4046 баш сарык асрала
Түбән Кәминкә авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларда 637 баш сарык асрыйлар, бу былтыргыдан 58 башка күбрәк.
Искеүтәмешлеләр дә сарыкчылыкка өстенлек бирә, алар үткән елдагыдан 32гә артып, 477 башка җиткән. Чирмешәндә әлеге малларның саны 51гә күбәйгән (432). Югары Кәминкә (410), Мордва Афонькәсе (312), Күтәмә (260), Иске Кади (220) авыл җирлекләрендә дә сарыклар аз түгел. Районда барлыгы 4046 баш сарык асрала.
Фото: архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев