Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 35 сан алучы эшли

Бөтенроссия халык санын  алуның беренче биш көнендә районда 2024 кеше исәпкә алынган. Шуларның 123се - РФ дәүләт порталы аша, 50 кеше махсус участокларга үзе килгән, ә халык санын исәпкә алучылар 1851 кешене теркәгәннәр. Бу тиешленең 11 проценты.

Фаразлар буенча, районда 18 меңнән күбрәк кеше исәпкә алынырга тиеш. 2010 елгы мондый чара барышында районда 20361 кеше теркәлгән булган. Бу мөһим кампаниядә республикада рус, татар, чуваш, мордва, мари, удмурд милләтләренә аерым игътибар бирелә.

-Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, бюджет тармагында эшләүчеләрнең күпчелеге җанисәпне дәүләт порталы аша узганнар. Мин үзем дә  беренче көндә үк шул алымны сайладым, бик уңайлы, моңа чама белән 30 минут вакыт китә, - ди районда җанисәп алу буенча җаваплы хезмәткәр, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. – Әгәр җавап бирүнең әлеге ысулын сайлаган булсагыз, бу мәгълүмат интернетта күренә, исәпкә алучы өегезгә килми.  Җанисәп алу буенча мәгълүмат һәр көнне Татарстанстатка биреп барыла.

Райондагы җиде исәп алу пункты да бина, транспорт һәм элемтә белән тәэмин ителгән.  Сан алучылар йорттан-йортка кереп, көненә уртача 40 кешене теркиләр. Әлеге эштә аларга дүрт  волонтер да булыша. Исәпкә алучылар кичке сәгать 6дан соң планшетларындагы мәгълүматларны статистика бүлегенә тапшыра. Аларның куркынычсызлыгы да кайгыртыла: социаль куркыныч гаиләләргә участок уполномоченныйлары белән баралар.

Коронавируска бәйле вәзгыятьне исәпкә алып, олылар белән контакт булдырмау максатында, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр турындагы мәгълүматларны биредә эшләүче белгечләр туплап, җанисәп алучыга тапшыра.

Исәпкә алучыны өйләренә китерергә теләмәгән һәркем, бу эшне, участокка үзе барып башкара ала, моңа яшь чикләүләре юк. Район үзәгендә - өч (күпфункцияле үзәк, авыл җирлеге һәм статистика бүлеге) һәм Яңа Кади, Югары Кәминкә, Лашман, Шешминка авыл җирлеге Советы  биналарында махсус участоклар эшли.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев