Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында 18 сәгатькә сайлаучыларның 93 проценты тавыш биргән

    18 сәгатькә алынган мәгълүматларга караганда, Чирмешән районында сайлаучыларның 93 проценты, ягъни 13 мең 452се сайлауларда тавыш биргән.

    Туймәт, Югары Кәминкә, Бәркәтә, Кармыш, Урманасты Үтәмеш, Иске Котыш, Ульяновка, Чумачка  сайлау участокларында  әлеге күрсәткеч тагын  да югары -  97 – 99 процент ук.

    -Сайлауларда тыныч, тәртипле  уза, - ди район  территориаль  сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. –Саклык  чараларны истә тотып эшлибез.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: