Чирмешән районында 17 кеше өй шартларында карантинда утырырга тиеш
Безнең районда

Чирмешән районында 17 кеше өй шартларында карантинда утырырга тиеш

Район үзәк больницасыннан хәбәр итүләренчә, 27 мартка Чирмешән районында 17 кеше үз-үзләрен изоляцияләү хәлендә яшәргә тиешләр.

Өйдә тору срогы  - 14 көн. Аларга медицина күзәтүе билгеләнгән. Бу вакытта Роспотребнадзор өйдән чыгып йөрмәскә, башка кешеләр белән аралашулардан читләшергә киңәш итә. Карантинда савыт-сабаны, шәхси гигиена чараларын, урын-җир әйберләрен һәм сөлгеләрне аерым куллану мөһимлеге әйтелә. Бу чорда шәхси саклану чаралары һәм дезинфекцияләү әйберләре файдаланырга кирәк.

Кулларны сабын белән юу, бүлмәләрне җилләтү һәм аларны төрле юу кирәк-яраклары кулланып, юеш чүпрәк белән юып, сөртеп тору зарур.

Бүгенге көнгә Россиядә коронавирус йоктыручылар саны 844кә җитте (шуның 182се соңгы тәүлектә ачыкланган), 38 кеше сәламәтләнгән, 2 кеше үлгән. Татарстанда бу чир белән авыруның 10 очрагы билгеле.

Фото: архив.


Нет комментариев