Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 135 кече ферма эшли

Аларның саны тагын дүрткә артачак.

Быел сөтчелек юнәлешендә кече ферма төзүнең һәм тана сатып алуның өлешчә чыгымнарын кайтаруда үзгәрешләр бар.

-Төзелеш материалларына һәм башка товарларга бәяләр үсү сәбәпле, быел субсидия күләме дә артты, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина. – Элек товарлыклы тана сатып алучыга 30 мең сум субсидия бирелсә, быел ул 60 мең сумга җитте. Нәселле тана өчен бирелүче субсидия 40 меңнән 70 меңгә күтәрелде. Савым сыеры биш баштан да ким булмаган кече ферма төзүчеләр -300 мең, сыерлары сигездән дә ким булмаучылар 600 мең сум субсидия алачак.

Быел, беренче сайлап алу турында, дүрт гаиләнең гаризасы узган, Иске Кади, Лашман, Чирмешән, Яңа Элмәле авыл җирлекләрендә хуҗалыкларын киңәйтергә теләүчеләр бар. 2021 елда Лашман, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Иске Котыш, Яңа Элмәле авыл җирлекләрендә берәр кече ферма төзелгән. Бүгенге көнгә районда 135 кече ферма исәпләнә.

Савым сыерлары, кәҗә һәм өч яшьтән зуррак бияләр асрау чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидия алу өчен гариза бирүнең беренче туры тәмамланды. Әлегә сыер һәм кәҗә асраучы 270 гаиләдән гариза кергән. 15 апрельдән аның икенче туры башланды, ул 28 апрельгә кадәр дәвам итә.

-Быел гаризалар бары электрон формада гына алына, - диде Айсылу Фаил  кызы. – Моның өчен “Мои субсидии” системасына кереп заявка тутырырга кирәк. Ә инде болай эшли алмаучы кеше үзенең авыл җирлеге Советына мөрәҗәгать итә ала.

Мал асрау чыгымнарын өлешчә каплауга бирелә торган бу субсидиянең күләме үткән еллардагы кебек калды. Бер сыер өчен - 2300, ике сыер тотучыга мал башына - 3300әр, өч һәм аннан да күбрәк сөтлебикә хуҗаларына бер башка 4300әр сум бирелә. Кәҗәләргә субсидия - 500әр сум. Бияләргә 3000 сум каралган, тик ул бер хуҗадагы өч башка гына түләнә.

Үткән ел районда 1532 сыерга, 584 кәҗәгә һәм 45 биягә субсидия бирелгән. Районда 883 хуҗалыкта – сыер һәм кәҗә, 33 йортта бия асрыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев