Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 1336 гаилә ана капиталына сертификат алган

2018 ел ахырында һәм агымдагы елның ике аенда икенче яки аннан соңгы балаларын тапкан тугыз гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшырылган. Бүген ана (гаилә) капиталы 453 мең 26 сум тәшкил итә.

Кызганыч, әлеге капитал ияләренең саны елдан-ел кимүе күзәтелә. Үткән ел аны  51 гаилә алган, 2017 дә - 60. Әлеге программа эшли башлаган елда (2007 дә)  - 132, ә 2009 елда 137 гаиләгә сертификат тапшырганнар.

2007 елдан башлап 1336 гаилә ана капиталы сертификатына ия булып, әлеге дәүләт ярдәменең  85 проценты кулланылган да.

-Күпчелек бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга тота, соңгы елларда балаларының укуына түләүчеләр дә күбәйде, - ди РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина. - Районда унлап гаиләгә әлеге акчалар балалар бакчасына түләүгә бирелә. Аз керемле ике гаиләгә капитал акчаларыннан аларның исәп-хисап счетына ай саен  8840 ар сум  күчерелә. Үткән ел аның күләме  8490 сум иде. Безнең районда ана капиталын әни кешенең пенсиясенең тупланма өлешенә  күчерүче юк.

Ландыш Зыякова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X