Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 130 кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән

Бу өлкәдә бигрәк тә  чәчтараш,  тырнак сервисы белгечләре,  йөк ташучылар, камыр ризыклары пешерүчеләр, кием-салым тегүчеләр, арендага торак бирүчеләр, бухгалтер хезмәте күрсәтүчеләр күбрәк. Аеруча үткән айда теркәлүчеләр күп булды.

-Инде мәгълүм булганча, әлеге режим безнең республикада, шулай ук Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә  бу ел башыннан сынау рәвешендә – пилот проекты буларак эшли башлады, – ди Татарстан Республикасында эшкуарлыкны яклау буенча  үзәкнең үзмәшгульлек мәсьәләләре буенча райондагы төбәк вәкиле Ленар Камалов. - Хәзер үзләренә эшләүче  һәм акчаны клиентлардан турыдын-туры алучы кешеләр үзмәшгуль сыйфатында теркәлә һәм үз бизнесларын ачык итә ала. Бу ысул аларга исәп-хисап счеты  ачмыйча юридик затлар белән эшләргә, реклама бирергә, дәүләт сатып алуларында (закупкаларда) катнашырга мөмкинлек бирә. Кайбер шәхси эшмәкәрләр  ШЭ статусын саклап  үзмәшгуль була ала. Үзмәшгульләргә касса аппараты кую кирәкми, алар төрле отчетлардан азат ителәләр. Пенсия,  социаль иминиятләү фондларына мәҗбүри взнослар түләү соралмый. Үзмәшгуль булып теркәлгән кеше  салым вычетына 10 мең сум күләмендә бонус ала. Сорауларыгыз бар икән, миңа  мөрәҗәгать итегез, телефоным: 8-904-676-67-81.

фото из архива

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X