Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә

01 135нче янгын час­те диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, декабрьнең беренче атнасында янгын хезмәте ике тапкыр авария урынына һәм бер тапкыр ут капкан чүп өемен сүндерергә чыккан. 02 1нән 8 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 32 гариза һәм хәбәр алынган. Биш җинаятьнең икесе "кайнар эздән" ачылган. Урлашуның өч, мошенниклыкның...

01 135нче янгын час­те диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, декабрьнең беренче атнасында янгын хезмәте ике тапкыр авария урынына һәм бер тапкыр ут капкан чүп өемен сүндерергә чыккан.

02 1нән 8 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 32 гариза һәм хәбәр алынган. Биш җинаятьнең икесе "кайнар эздән" ачылган.
Урлашуның өч, мошенниклыкның бер һәм кешегә кул күтәрүнең ике очрагы теркәлгән.
Девичья Поляна авылында яшәүче А. өеннән компьютер урланган. Хуҗага 25 мең сумлык зыян килгән.
4 декабрьдә Кузай-Нурлат юлының Әлмәт районы белән чиктәш урынында ике чит ил машинасы - "Чери-Тиго" һәм "Мерседес" бәрелешкән. "Чери" шоферын Әлмәттәге медсанчастька озатырга туры килгән.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 20гә якын чакырту кергән. Фельдшер Инсаф Фәссахов әйтүенчә, шимбә-якшәмбе көннәрендә медиклар бригадасы ОРВИ белән авыручылар янына 9 тапкыр барган. Гадәттәгечә, иң күп чакырту йөрәк-кан юллары чирле кешеләр янына булган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 25 заявка үтәгәннәр. Аларның барысы да газ приборларын көйләү һәм ремонтлау уңаеннан булган. Район торак пунктларында газ санагычларын тикшерү дәвам итә. Хәбәрләрне өлкән мастер Михаил Соснин җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария машина полиция компьютеры фельдшеракушерлык пунктында ремонт бара мерседес медсанчасть

2
X