Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында "Әтиләр советы" эшли

Районда бер ел элек төзелгән "Әтиләр советы" эшчәнлеген активлаштырырга кирәк. Шушы көннәрдә район хакимияте бинасында узган әлеге оешманың утырышында, нигездә, сүз шул хакта барды, әлеге совет алдына конкрет бурычлар куелды. (архив фотосы). -Гаиләдә балага, бигрәк тә малайларга әти тәрбиясе кирәк. Сүз белән генә түгел, үзенең гамәлләре, эше, мавыгулары белән әти...

Районда бер ел элек төзелгән "Әтиләр советы" эшчәнлеген активлаштырырга кирәк. Шушы көннәрдә район хакимияте бинасында узган әлеге оешманың утырышында, нигездә, сүз шул хакта барды, әлеге совет алдына конкрет бурычлар куелды.

(архив фотосы).
-Гаиләдә балага, бигрәк тә малайларга әти тәрбиясе кирәк. Сүз белән генә түгел, үзенең гамәлләре, эше, мавыгулары белән әти кеше, ир - егет үз балаларына, башкаларга да үрнәк бүлырга тиеш, - диде үз чыгышында "Әтиләр советы" җитәкчесе район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин. - Без авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән дә конкрет эш алып барырга тиешбез.
Бүген район мәктәпләрендә 2255 бала белем ала, күп балалы - 473, аз керемле 227 гаилә бар. 178 бала тулы булмаган гаиләдә, әниләре, 10 бала әтиләре белән генә яши.
Кызганычка каршы, мәктәп укучылары, Нурлат аграр техникумының район филиалы курсантлары арасында да балигъ булмаганнар эше буенча инспекциядә исәптә торучылар бар. Утырышта алар белән эшне җанландырырга, андый балаларга карата игътибарны арттырырга кирәк диелде, эш планы төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Әтиләр советы