Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында табигать 20-30 ел элек тә көйсезләнгән

Соңгы елларда табигать ай-һай холыксызлана дисәк тә, һава торышы район халкына элек тә зыян салгалаган. 1987 елда өермә җил Әмирдә түбәләрне ала, 1997дә Керкәледә яшен бер атны атып үтергән, ул гынамы, ни кызганыч, яшен шул елны Югары Кармалкада бер гаиләнең төпчек улларының гомерен өзә. Район газетасының соңгы 40 елдагы июль...

Соңгы елларда табигать ай-һай холыксызлана дисәк тә, һава торышы район халкына элек тә зыян салгалаган. 1987 елда өермә җил Әмирдә түбәләрне ала, 1997дә Керкәледә яшен бер атны атып үтергән, ул гынамы, ни кызганыч, яшен шул елны Югары Кармалкада бер гаиләнең төпчек улларының гомерен өзә. Район газетасының соңгы 40 елдагы июль ае төпләнмәләрен актарганда, яхшы хәбәрләр янәшәсендә, шундый аяныч эчтәлектәге язмаларга да тап булдык.


40 ел элек...

"Урал" колхозында (Кара Чишмә - ред.) бригадир Рифгать Әгълүков җитәкчелегендә хуҗалыкта булган 6 комбайн, 3 ургыч тиз арада сафка бастырылды. Механизаторлардан Р.Мөсәгыйтов, Н.Бикккулов, С.Билалов комбайннарын әзерлек сызыгына кую өчен аеруча тырышып эшләделәр.

8 июль саны, 1977 ел.

Электр белән эретеп ябыштыручы, район Советы депутаты, комсомолка Сания Гыйләҗева һәм тимерче Хасият Насыйбуллин - Киров исемендәге колхозның (Утыз Имән) хөрмәтле кешеләре. Алар авыл хуҗалыгы машиналары тоткарлыксыз эшләсен өчен күп көч куялар.

9 июль, 1977ел.

Чапаев (Иске Котыш) исемендәге колхоз комбайнчысы Федор Мотов "СК-4" комбайнында эшләп, 66 гектар иген урды, 1596 центнер шартлы суктыруга бәрабәр эш башкарды. Уңган комсомолец ВЛКСМ райкомының "Иң яхшы комбайнчы" күчмә вымпелы белән бүләкләнде.

27 июль, 1977 ел.

30 ел элек...

"Красный Октябрь" колхозы базасында сусыз аммиак һәм аммиак склады эксплуатациягә тапшырылды.

10 июль, 1987 ел.

Соңгы биш елда Ильич исемендәге, "Победа","Восход", "Красный Октябрь" колхозларында сарыкларның баш саны 1100-800гә, ә йон җитештерү 39-20 процентка кимеде.

11 июль , 1987 ел.

Колхозда металл ватыкларын мартеннарга озату уңышлы оештырылган. "Татарстан"лылар быелның ярты елында дәүләткә 55 тонна металл ватыклары тапшырырга планлаштырганнар.

24 июль, 1987 ел.

Әмирдә өермә җил кибет һәм берничә торак йортның түбәсен "капшап" карады. Түбә такталары һәм шифер урыны-урыны белән кубып төште, рамнар үз урыннарыннан кузгалды.

24 июль, 1997 ел.

20 ел элек

25 йортлы Кызыл Чишмәгә дә челтәр газы килер. Төп трасса сузу өчен проект-смета документлары инде эшләнеп бетә, торбалар запасы да бар.

2 июль, 1997 ел.

Соңгы вакытта һава торышы шартлары берничә төргә үзгәрә торды. 28 июнь көнендә исә яшен ата, артыннан шартлап күк күкри һәм көчле яңгыр ява башлый. Шул сәгатьтә Керкәле авылыннан Наил Гатин шәһәрдән кайткан оныгы Руслан белән, җигүле атта печәннән кайтып бара. Бәхетсезлеккә, яшен атның аягына ата һәм ул шунда ук егылып үлә. Ярый әле яшеннең утлы сызыгы оныгын үтеп китә, ат хуҗалары зыян күрми.

30 июнь көнне исә Югары Кармалка халкына кайгы китерде.13 яшьлек баланы яшен атып үтерүе турындагы хәбәр тирә-як авылларга да бик тиз таралып өлгерде. 13 яшьлек Иван Ланкин рәт көтүендә сарык көтә торган булган. Ул Ланкиннар гаиләсендә төпчек малай иде. Әтисе моннан ун ел элек вафат булган. Әнисе Екатерина Ивановнага Ходай сабырлык бирсен.

4 июль, 1997 ел.

Ниһаять, Кара Чишмә белән Түбән Кәминкә арасындагы юлга да асфальт түши башладылар.

23 июль, 1997 ел.

Базар мәйданында сату-алу палаткасына кинәт кенә "Жигули" машинасы бәреп керү халыкның котын алды. Машина сатучыны җәрәхәтли, әйберләренә зыян сала.

30 июль, 1997 ел.

Хәзерге вакытта сәүдә нокталарында азык-төлек чекларын алыштыру бара. Алар 1 августка кадәр кабул ителә. Чеклары булган кешеләр шушы көннәрдә аларны кибетләрдә товарга алыштырырга тиешләр.

30 июль, 1997 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X