Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында үләт базларын тәртипкә китерделәр

Быел райондагы биотермик базларны төзекләндерү өчен республика бюджетыннан - 583 мең, район бюджетыннан 450 мең сум акча бирелгән. Шуның күп өлеше үләт базларын тимер койма белән тотып алуга юнәлдерелгән. Биотермик чокырлар нинди таләпләргә жавап бирергә тиеш соң? -Биотермик яисә Беккер чокырлары кимендә ике метр биеклектәге койма белән әйләндереп алынган 200...

Быел райондагы биотермик базларны төзекләндерү өчен республика бюджетыннан - 583 мең, район бюджетыннан 450 мең сум акча бирелгән. Шуның күп өлеше үләт базларын тимер койма белән тотып алуга юнәлдерелгән.

Биотермик чокырлар нинди таләпләргә жавап бирергә тиеш соң?
-Биотермик яисә Беккер чокырлары кимендә ике метр биеклектәге койма белән әйләндереп алынган 200 квадрат метр мәйданны биләргә тиеш. Тугыз-ун метр тирәнлектәге чокырга диаметры өч, биеклеге тугыз метрлы, тимердән эшләнгән савыт урнаштырыла. Аның тирәсе бетон белән ныгытыла, һава суыру торбасы калдырыла. Чокыр янында ветеринария белгече мал түшкәсен яру өчен җиһазлар, эш киемнәре, дезинфекция кирәк-яраклары саклана торган будка, биотермик чокыр хакында элмә такта да булырга тиеш, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы Таһир Гыйниятуллин.-Бүген район территориясендә авыл җирлекләре балансында булган 19 биотермик һәм түләмә (сибирская язва) чиреннән үлгән хайваннар күмелгән өч үләт базы исәпләнә. Соңгылары инде томаланган чокырлар.
Агымдагы елда үләт базларын тәртипкә китерү буенча зур күләмдә эш башкарылды. Әйтик, республика биргән акчага Лашман, Яңа Элмәле, Ульяновка, Утыз Имән, Иске Кади, Лагерка, Чирмешән (Кече Чегодай) авыл җирлекләрендә урнашкан үләт базларының территорияләре тотып алынды. Бу максатларга әлеге һәр авыл җирлегенә 84 әр мең сум акча бирелгән.
Бүген Утыз Имәндә, Мордва Афонькәсе (Лагеркада), Югары Кәминкә авыл җирлекләрендә барлык ветеринария таләпләренә җавап бирүче биотермик чокырлар ясалган. Башкаларында да,нигездә, вак - төяк эшләр генә калып бара.
-Форсаттан файдаланып, халыкка мөрәҗәгать итеп әйтәм: хуҗалыгыгызда кош-корт, мөгезле эре терлек яисә бүтән хайван үлә икән, бу хакта авыл җирлеге башлыгына әйтергә, ә үләксәне биотермик чокырга илтеп ташларга кирәк, - ди Таһир Гыйниятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ветеринария берләшмәсе үләт базлары