Чирмешән районында да сыер һәм кәҗә асраучылар субсидия алачак
Быел да дәүләт шәхси хуҗалыкларда сыер һәм савым кәҗәләре асраучыларга субсидия бирә. Агымдагы елда аның күләмендә үзгәрешләр бар: бер сыер асраучыга - 2 мең, ике сыерлы хуҗага бер башка - 3әр мең, өч һәм аннан да күбрәк сөтлебикә тотучыларга 4әр мең сум дәүләт ярдәме булачак. Ә савым кәҗәләре хуҗалары 1...
Быел да дәүләт шәхси хуҗалыкларда сыер һәм савым кәҗәләре асраучыларга субсидия бирә. Агымдагы елда аның күләмендә үзгәрешләр бар: бер сыер асраучыга - 2 мең, ике сыерлы хуҗага бер башка - 3әр мең, өч һәм аннан да күбрәк сөтлебикә тотучыларга 4әр мең сум дәүләт ярдәме булачак. Ә савым кәҗәләре хуҗалары 1 мең субсидия алачак.
Авыл җирлекләрендә мал хуҗаларыннан гаризалар кабул итә башладылар. Якын көннәрдә исемлек район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшырылачак.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев