Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бер атна эчендә ике җинаять эше кузгатылган

01 Районда үткән атнада янгыннар булмаган. Янгын - коткару хезмәте бригадасы юл-транспорт вакыйгасы урынына чыккан. 02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 50 хәбәр кергән. Ике очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Район хәзерләүләр конторасы складыннан тимер профильләр һәм евровагонка урлаганнар. Девичья Поляна поселогында яшәүче 1963 елгы ир-ат үтерү белән янаган өчен...

01 Районда үткән атнада янгыннар булмаган. Янгын - коткару хезмәте бригадасы юл-транспорт вакыйгасы урынына чыккан.

02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 50 хәбәр кергән. Ике очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
Район хәзерләүләр конторасы складыннан тимер профильләр һәм евровагонка урлаганнар.
Девичья Поляна поселогында яшәүче 1963 елгы ир-ат үтерү белән янаган өчен җаваплылыкка тартыла.
30 июнь көнне кич белән Азеево-Чирмешән юлының Күтәмәдән ерак булмаган урынында иномарка юл кырыеннан баручы җәяүлене бәрдергән. Алган яраларыннан ул үлгән.
Район юлларында 6 юл-транспорт вакыйгасы булган, берсендә кеше гомере өзелгән, икесендә зыян күрүчеләр бар.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 103, участок инспекторлары 12 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Ашыгыч медицина ярдәменә үткән атнада тәүлеккә 23-25 чакырту кергән. Фельдшер Галина Калмыкова әйтүенчә, шимбә-якшәмбе көннәрендә 8 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, 2 кешедә аллергия булган, ОРВИ һәм алкоголь белән агулануның берничә очрагы теркәлгән.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 33 заявка үтәгәннәр. Бу көннәрдә Чирмешәннең кайбер урамнарында газүткәргечләрне буйыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция юлтранспорт