Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бер атна эчендә 4 җинаять эше кузгатылган

01Үткән атнаның сишәмбесендә Туймәттә өй һәм каралтылар янды (бу хакта газетада язылган иде). 30 июльдә янгын-коткару хезмәте эшчеләре Кече Чегодай авылы янында килеп чыккан авария урынына бардылар. 02Июльнең соңгы атнасында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 52 хәбәр кергән. Шушы вакыт аралыгында 4 җинаять эше кузгатылган. Югары Чегодайда яшәүче 1979 елгы хатын-кыз Туймәткә...

01Үткән атнаның сишәмбесендә Туймәттә өй һәм каралтылар янды (бу хакта газетада язылган иде).

30 июльдә янгын-коткару хезмәте эшчеләре Кече Чегодай авылы янында килеп чыккан авария урынына бардылар.
02Июльнең соңгы атнасында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 52 хәбәр кергән. Шушы вакыт аралыгында 4 җинаять эше кузгатылган.
Югары Чегодайда яшәүче 1979 елгы хатын-кыз Туймәткә килеп, 1951 елгы икенче бер хатынга кул күтәргән.
Низагның сәбәпләрен полиция хезмәткәрләре тикшерә.
Шешминкалы 1982 елгы ир үз хатынын кыйнаган өчен җаваплылыкка тартыла. Әлеге хәл турында полициягә аның әнисе хәбәр иткән.
Вакытында теркәмәгән өчен Сосновкада яшәүче ир-атның ау мылтыгы алынган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 95, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 15 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
Районда "Курорт", "Яшүсмер", "Мәк", "Уңыш" оператив-профилактик операцияләр үткәрелә.
03Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәмендә тәүлеккә уртача 20-23 чакырту теркәлгән. Фельдшер Гөлнур Әхмәтҗанова әйтүенчә, шимбә-якшәмбе көннәрендә 9 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган. ОРВИ, аллергия белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булган. Фельдшерларны күпчелек очракта хроник чирлеләр чакырткан.
04Бер атнада газ хезмәте слесарьлары 31 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция җинаять