Яңа елның беренче атнасында Чирмешәндә, "Кәрвансарай" сәүдә үзәге территориясендә, соңгы елларда беренче тапкыр дисәк тә дөрес булыр, авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырдылар.
Бүген сәүдә нокталарында үзебезнең авылларда җитештерелгән продукцияне генә тәкъдим иттеләр. Авыл җирлекләре башлыклары, тәҗрибәле оста сатучылар кебек, үз товарларын мактап кына тордылар. Халык та акчасын кызганмады, теләгән әйберен сатып...