Чирмешән районы укучылары урман буенда ял итә
Безнең районда

Чирмешән районы укучылары урман буенда ял итә

“Кояшлы” сәламәтләндерү һәм ял лагеренда беренче смена ахырына якынлаша. 10 июньдә районның төрле авылларыннан бирегә килгән 43 бала 30 июньдә өйләренә таралышачак.

Балалар ябык режимда ял итсәләр дә, көннәре бик күңелле уза.

Икенче смена 4 июльдә башлана. 24 июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге сменага 45 балага юллама бирелгән. Өченче смена 18 көн дәвам итәчәк, ул 28 июльдә башлана. Соңгы, дүртенче сменада укучылар 7 көн ял итәчәк.

фото: автор

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев