Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы пенсионерларына былтыр 927 миллион 702 мең сум пенсия акчасы түләнгән

РФ Пенсия фонды идарәсенең Чирмешән районындагы клиент хезмәтеннән хәбәр итүләренчә агымдагы елның 1 гыйнварына районда 5970 пенсионер исәпләнә. Үткән ел аларга пенсия түләүгә 927 миллион 702 мең сум акча тотылган.

Районда пенсионерлар  барлык халыкның  29 процентын тәшкил итә. 887 пенсионер  әле дә төрле оешмаларда эшли. Районда уртача пенсия күләме  - 12850 сум.

-Үткән елда 381 кешегә пенсия билгеләдек, шуларның 322 се  яшьләре җитеп һәм тиешле хезмәт стажы җыеп лаеклы ялга китүчеләр, - ди клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина. - 59 кеше асраучысын югалту яки сәламәтлеге белән бәйле рәвештә пенсия ала башлады. 2018 елда бер гражданга пенсия билгеләүдән баш тарттык, чөнки аның тиешле баллары җитмәде.  Ул социаль пенсия  алу өчен безгә тагын биш елдан соң гына мөрәҗәгать итә ала.

1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре һәм башка түләүләре 7,05 процентка артты.  1 апрельдән  эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның да пенсияләрен 2,4 процентка арттырырга ниятлиләр.

1 гыйнвардан авыл җирендә – үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында 30 ел хезмәт куйган - картлык буенча пенсионерлар, беренче һәм икенче төркем инвалидлар пенсияләренә ай саен 1333 сум өстәмә түләү алачак, ә өченче төркем инвалидлар – 667 сум. Бу категориядәге 1383 кешенең пенсиясе арткан.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев