Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы китапханәләре - туган телләр сагында

Милли мәдәниятләрне саклау - хәзерге заманда иң кискен проблемаларның берсе. Туган телләрне саклап калу да – көнүзәк мәсьәлә. Кыскасы, һәр милләт телен кадерләү зарур. Район китапханәчеләре бу юнәлештә байтак хезмәт куя.

-Мисал өчен, татар телен үстерү, рухи мирасны популярлаштыру һәм милли үзенчәлекләрне саклау максатыннан үзәк китапханәдә язучылар белән очрашулар оештырылды, - ди китапханәләр системасы директоры Земфира Җамалтдинова. - Китап укучыларыбызны яраткан язучылары Зифа Кадыйрова белән очраштырдык. Якташыбыз  Рушания Әхмәдуллинаның "Яратам сине, тормыш!” шигырьләр китабын тәкъдим итү дә бездә узды.

Быел район үзәк китапханәсе 5867 китапка баеган. Татарча китап укырга яратучыларга бәхет күбрәк елмайган, басмаларның 4075се – татар телендә. Русча – 1615, мордва телендә – 117, чуваш телендә – 109, инглиз телендә 41 яңа китап кайткан. Бүгенге көндә фондта рус телендәге китаплар – 1 миллион 452 мең 615, татарчалар – 72 мең 295, чуваш телендәгеләр – 8 мең 240, мордва китаплары -175, инглиз телендәгеләр - 233.

Быел китапханәчеләр төрле темаларга 1600 чара уздырган, шуларның 870е – рус телендә, татар телендә оештырылганнары – 672, 15се - ике дәүләт телендә дә, ә 50 чара башка телләрдә үткән.

-Үзәк китапханәдә узган Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгенең беренче этабында 50дән күбрәк якташыбыз - шигърият сөючеләр катнашты. Жюри сайлап алган 14 иң яхшы шигырь укучы Бөгелмә шәһәрендәге зона этабында чыгыш ясаячак, - ди Земфира Таһир кызы. – Үзәк китапханәбездә “Ачык китап” татар әдәбиятын сөючеләр клубы да эшләп килә.

Үзәк китапханәнең дә бик актив китап укучылары бар, әйтик, Светлана Ганиева, Виталий Токтаров, Антонина Микушова, Елена Минаева, Энҗе Ганиева, Рәйсә Хәмидуллина, Гөлнәзирә Биктаһирова, Фәридә Бәдретдинова шундыйлардан.

“Ассоль” әдәби кафесында, татар милли мәдәниятен торгызу максатында, олы яшьтәге китап укучылар белән чаралар еш уза. Чара кунаклары татарча шигырьләр укыйлар, милли җырлар җырлыйлар, кул эшләре белән шөгыльләнәләр.

Китапханәдә эшләп килүче “Халык уеннары” балалар түгәрәге татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен популярлаштыру һәм таратуда бер табыш булып тора. Бирегә йөрүче балалар мәдәният, гореф-гадәтләрнең тарихы белән танышканнар, иң мөһиме, туган яктагы халык уеннарына өйрәнгәннәр. “Каз өмәсе” музыкаль-театральләштерелгән кичәдә милли киемнәрдән  киенеп балалар үзләре катнашу да зур мәгънәгә ия.

2020 елда үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре яңа эш формасы башлап җибәргәннәр – онлайн-платформада эшли башлаганнар. Һәр җомга кич белән китапханәнең инстаграм  аккаунтында, яшь укучылар өчен “Әкияттә кунакта” тапшыруы белән туры эфирга чыгалар. Алар балаларны танылган татар язучылары һәм аларның әкиятләре белән таныштыралар.

Кыскасы, туган телебезне саклау һәм үстерүгә китапханәчеләр зур өлеш кертәләр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев