Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы Ивашкино авыл җирлеге Советының үз бинасы булды

Үтеп баручы елның соңгы көннәрендә, тантаналы шартларда, Ивашкино авылында авыл җирлеге Советының яңа бинасы ачылды.

Җыйнак һәм шул ук вакытта барлык уңайлыклары да булган бинаны ачуда ТР Муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе Советы рәисе Эгзам Гобәйдуллин да катнашты.

-Хәзер авыл җирлекләре башлыкларының роле зур, халык барлык сораулар буенча аларга мөрәҗәгать итә, - диде Эгзам Самат улы.  -  Шуның өчен бу бина матур һәм уңайлы булырга тиеш.

Эгзам Самат улын район башлыгы Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде.

-Менә тагын бер авыл җирлегебез заманча бинага ия. Республика җитәкчеләренә рәхмәт, - диде Фердинат Мидхәт улы.

100 квадрат метр тирәсе мәйданлы бинаны төзү өчен республика программасы буенча 6 миллион сумга якын акча бирелгән. Ә җиһазлар алуга средстволар район бюджетыннан бүленгән. Биредә, проект буенча, өч эш кабинеты, архив бүлмәсе эшләнгән, санузел да бар. Бинада якты, җылы, барлык уңайлыклар да тудырылган, краннардан җылы һәм салкын су ага, идәннәргә паласлар җәелгән.

-Төзүчеләргә рәхмәт, эшне тиз тоттылыр, - ди авыл җирлеге Советы башлыгы Николай Емельянов бинаның символик ачкычын кулына алгач. – Яз көне башлаган эшне Яңа ел алдыннан төгәлләп тә куйдылар. Ивашкино авыл җирлеге Советының элеккеге рәисе Никонор Ефимов тырышлыгы белән башланган төзелеш бу. Мондый биналы булуыбызда аның өлеше дә зур.

Ивашкино авыл җирлеге хезмәткәрләре күп еллар элеккеге колхоз идарәсе бинасында сыенганнар, соңгы елларда авыл балалар бакчасы бинасыннан бер бүлмә биргән булганнар. Менә инде аларның үз йортлары булды.

Бүген авыл җирлегенә керүче Әккәрәй һәм Ивашкино авылларында 362 йортта 1253 кеше яши. Кызганыч, 80нән артыграк йорт буш. Быел авыл җирлегендә яңа туган 8 сабый теркәлгән, тик аларның дүртесе генә авылда яши. Җиде йортта туй булган, тик авылда төпләнүчеләре генә юк.

Ивашкино авыл җирлеге Советы 1976 елда оешкан, моңа кадәр ул башка җирлекләргә кушылган булган.

фото: автор

Ивашкино авылында авыл җирлеге Советының яңа банасы ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X